Китапханәгә мавыктыргыч сәяхәт

2020 елның 28 октябре, чәршәмбе

Балчыклы авыл китапханәсе төзекләндерелгән клуб бинасына күченде һәм үз укучыларын яңа бинада каршы алуга шат. Башлангыч сыйныф укучылары китапханәгә «Китап – безнең дус» дигән мавыктыргыч сәяхәт ясадылар. Китапханәче балаларга китапханә тарихы, китаплар белән дөрес эш итү, китапларны ничек сайларга һәм китапханәдә үз-үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләде, китап фонды, китап күргәзмәләре белән таныштырды. Балалар үзләре өчен вакытны файдалы итеп үткәрделәр, бик күп яңа һәм кызыклы нәрсәләр белделәр һәм алар тагын килергә һәм дусларын алып килергә сүз бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International