Кама Тамагы районында терлек үрчетү буенча технологлар укуы

2020 елның 29 октябре, пәнҗешәмбе

2020 елның 29 октябрендә «Кече  Мәрәтхуҗа» фермер мәйданчыгы базасында терлек үрчетү буенча технологлар укуы булды. Мәйданчыкта быел КФХ һәм шәхси ярдәмче хуҗалык сыерларын ясалма орлыкландыру пункты ачылган иде. Укуларны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының «Терлекчелектә нәсел эше» бүлек башлыгы Сәитов Рөстәм Марс улы алып барды. Чарада авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илфат Илдар улы Вәлиев, район авыл хуҗалыгы формированиеләренең терлек үрчетү буенча технологлары, КФХ башлыклары катнашты.

Укуларны ачып, Илфат Илдар улы районда лейкозлы сыерлар саны арту шартларында ясалма орлыкландыруның мөһимлеген ассызыклады. Өстәвенә, үгезләрне асрау отышлы түгел: нәселле үгезнең бәясе 200 мең сумнан артып китә, аларны карап тотуга айлык чыгымнар да зур. Ясалма орлыкландыру авыл хуҗалыгы хайваннарының сыйфатын массакүләм яхшырту өчен дә кирәк.

Рөстәм Марс улы ясалма орлыкландырудагы яңалыклар, көтүне үрчетүнең заманча ысуллары белән таныштырды. Авыл хуҗалыгы терлекләрен ясалма орлыкландыру технологиясе турында видео-фильм күрсәтелде.

Сыек азот белән эшләгәндә куркынычсызлык техникасына, Дьюар сосудларын юдыртуга һәм дезинфекцияләүгә игътибар итте.

Катнашучылар хайваннар авырулары белән таныштылар.

Европа методы белән ясалма орлыкландыру буенча практик дәрес үткәрелде.

Технологлар терлекләрдә авыру килеп чыгу сәбәпләренә кагылып үттеләр.

Тәҗрибә уртаклашу, проблемалар буенча фикер алышу, яңа белем алу һәркемгә файдалы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International