Бүген Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсендә гражданнарны Интернет аша 55 нче видео аша кабул итү булды. Хокукларны теркәү, кадастр исәбенә алу һәм Татарстан Росреестры эшчәнлегенең башка юнәлешләре буенча консультация бирүне җитәкче урынбасары вазифаларын башкаручы Лилия Борһанова үткәрде.
Быел онлайн-консультацияләр татарстанлылар өчен аеруча популяр. Сүз дә юк, әлеге формат хәзерге вакытта уңайлы гына түгел (өйдә бушлай һөнәри консультация алу мөмкинлеге бирә яки эш урыныннан китмичә), куркынычсыз да, чөнки шәхси контактларны төшереп калдыра, бу килеп туган ситуациядә аеруча мөһим.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Росреестры җитәкчелегенә видеоэлемтә аша кабул итүгә эләгү өчен алдан электрон адреска гариза җибәрергә кирәк skype@rosreestr.org. гаризада күрсәтергә кирәк: ФИО, логин Skype, № телефон (өй яки кәрәзле), e-mail (электрон адрес) һәм сорау. Тулырак инструкция белән безнең сайтта танышырга мөмкин rosreestr.tatarstan.ru " Гражданнар мөрәҗәгатьләре" бүлегендә.