Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәсе

2020 елның 2 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан расланган график буенча 2 атнага 1 тапкыр Кама Тамагы муниципаль районы сезонлы авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә - җирле авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләреннән түбән бәяләрдән продуктларны киңәйтелгән сатуда катнаша.

31 октябрьдә район чираттагы тапкыр ярминкәдә катнашты. Сәүдә мәйданчыгы «Җиләкле бистәсе» сәүдә үзәге каршында Краснококшайский ур., 152/2 адресы буенча оештырылган иде. Ярминкәдә безнең районны Кама Тамагы районы кулланучылар җәмгыяте, «Олы Кариле» ҖЧҖ, «Кама ХПП» ҖЧҖ, «Кече Мәрәтхуҗа» фермер мәйданчыгы, «Камамбер» ҖЧҖ, авыл җирлекләре, шәхси ярдәмче хуҗалыклар хуҗалары, крестьян-фермер хуҗалыклары тәкъдим итте. Сатуда ит, сөт, йомырка, бал, балык, камыр ризыклары, бәрәңге, кишер, суган, алма, ашлык фураж, печән, салам, бодай, арпа, арыш, борчак, солы һ.б. иде. Шәхси эшмәкәр Гатауллин ит, «Камамбер»ҖЧҖ-сыр, «Кече Мәрәтхуҗа» фермерлары сөт сатты. Барлыгы 1,7 млн. сумлык продукция китерелде.

Сатучыларның сатып алучыларга карата әдәпле мөнәсәбәте, ассортимент төрлелеге шәһәрлеләрне җәлеп итә. Өстәвенә, авыл хуҗалыгы продукциясенә бәяләр дә арзанрак, шуңа күрә шәһәр халкы тәкъдим ителгән продукцияне яратып һәм рәхмәт белән сатып ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International