Виртуальная экскурсия «Хәтерне саклап калыйк»

2020 елның 2 ноябре, дүшәмбе

Затон поселогы китапханәсендә Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Затон урта мәктәбенең 7 сыйныф укучылары өчен «Хәтерне саклап калыйк» дип исемләнгән виртуаль экскурсия үткәрелде. Чара башында китапханәче Ватаныбызның бөеклеге, үз тормышларын кызганмыйча, Ватанын якларга әзер булган, рус кешеләре турында сөйләде. Хикәя кызыклы булды, чөнки электрон презентация белән үрелеп барды. Күргәнне һәм ишеткәнне ныгыту өчен бәйрәм турында викторина үткәрелде. Тәкъдим ителгән викторина сорауларына җавап биреп, укучылар Россия геройларының исемнәрен, батырлыкларын искә төшерделәр. Шулай ук «Үрнәк көчле һәм рухлы батырлык» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International