Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне бәйрәмнәре

2020 елның 3 ноябре, сишәмбе

Халыклар бердәмлеге көне, Татарстан Республикасы Конституциясе көне - без бердәм халык, бер тарихи язмышыбыз һәм уртак киләчәкебез белән бергә яшәвебезне искәртү.

Бүген, 3 ноябрьдә, район мәдәният йортында Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган тантаналы чара узды.

Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Заһидуллин Ринат Марат улы чараны ачып җибәрде һәм җыелучыларны котлады.

Чара бәйрәм концерты белән дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International