Кирельский авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары өчен «Гаҗәеп Татарстан!» дип исемләнгән тарих сәгате үткәрде. Чарада иллюстрацияләр, журнал һәм китаплардан фотографияләр кулланылды. Китапханәче балаларны ватаныбыз -Татарстан һәм Казан шәһәре тарихы белән таныштырды, аннан соң балалар иске, хәзерге Казан һәйкәлләре һәм Татарстанның тарихи һәйкәлләре буенча виртуаль сәяхәт кылдылар.