Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУНӘН килде:
2020 елның 10 ноябрендә 18 сәгатьтән 11 ноябрь 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең көчәюе турында консультация-кисәтү
2020 елның 11 ноябрендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көтелә:
төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 16 метрга кадәр (Казанда секундына 15 метрга кадәр.);
вакыты белән бераз кар, юеш кар, күз күреме 1-2 километрга кадәр начарлана;
- юлларда бозлавык.