Президент белән очраштылар

2013 елның 12 марты, сишәмбе

     Казанның «Корстон» сәүдә һәм күңел ачу комплексында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында 8 Март Халыкара хатын-кызлар көне һәм «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты –хатын-кызлар карашыннан» республика конкурсына йомгаклар ясауга багышланган тантаналы очрашу үткәрелде.
     Чарада безнең районнан конкурсның зона этабында «Минем язмышым - минем һөнәрем» номинациясендә җиңү яулаган Кама Тамагы урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Татьяна Гращенкова, Куйбышев Затоннан шәхси эшмәкәр Татьяна Маслакова,  «Кама Тамагы» АХПның Тәмте бүлекчәсе сыер савучысы Фәридә Хәйруллина, Россия  пенсионерлар союзының район идарәсе рәисе Фәүзия Иванова катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International