Кама Тамагы районы үзәк китапханәсендә «Иң яхшы һөнәр – китапханәче»дип исемләнгән белгеч көне узды.
Чарада Кама Тамагы урта мәктәбенең 8 Б сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчесе Шакирова Л.и.) катнашты. Җыелучылар игътибарына мультимедиа презентациясе тәкъдим ителде, анда иң борынгы һөнәрләрнең берсе – китапханәче һөнәре турында сөйләнде.
Хезмәткәрләр укучылар белән һөнәри юнәлеш бирү буенча әңгәмә үткәрделәр, китапханәче һөнәренең тарихы һәм бүгенге үзенчәлекләре турында сөйләделәр.
Чара ахырында китапханә бүлекләре буйлап экскурсия үткәрелде.