Кама Тамагы татар урта гомуми белем бирү мәктәбендә урта яшьтәге малайлар арасында итагатьлелек, тапкырлык, татар җырларына, биюләренә хөрмәт хисен уяту максатыннан “Татар егете” бәйгесе үткәрелде.
Чарада 6 сыйныфтан Кадыйров Салават, Хамматов Айрат, 7 сыйныфтан Әскәров Данияр, Әскәров Рәзил, Сәфәров Ришат, Айсин Альмир катнашты.
Бәйге 5 бүлектән торды. “Таныш булыйк” бүлегендә алар үзләре белән таныштырды. “Ак алъяпкыч билләрдә” бүлегендә суган чистарттылар, аны вак-вак итеп турадылар, төймә тактылар.
Алдагы бәйге татар халык биюен иң оста башкаруга игълан ителде. Малайлар озын чәчле кызларга үзләренең чәч үрү – прическа ясау серләрен чиште.Бәйге музыкаль чыгышлар белән үрелеп барды.
Соңыннан жюри йомгак ясады. 6 сыйныфтан Кадыйров Салават “Татар егете-2013” исеменә лаек булды.
Бәйрәмдә катнашкан егетләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Гөлгенә Вәлиева