Район үзәк китапханәсендә сүзлекләр һәм энциклопедияләр көне

2020 елның 19 ноябре, пәнҗешәмбе

22 ноябрьдә сүзлекләр һәм энциклопедияләр көне билгеләп үтелә. Бу көнгә Район үзәк китапханәсендә китапханә дәресе әзерләнгән иде. «Бу китапларны барысы да беләләр» дигән күргәзмә оештырылган бүлмәгә Кама Тамагы урта мәктәбенең 8 «Б» сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчесе Шакирова Л.И.) килделәр.

   Укучылар китапханәнең белешмә фонды, белешмә басмаларының классификациясе, аларның күптөрлелеге һәм әһәмияте белән таныштылар. Китапханәчеләр балаларны рус теленең төпле сүзлекләрен төзүчеләрнең биографиясе белән таныштырдылар, "энциклопедия", "сүзлек", "белешмәлек" төшенчәләрен аңлаешлы итеп аңлаттылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International