Сәламләү көне кысаларында танып-белү сәгате

2020 елның 19 ноябре, пәнҗешәмбе

21 ноябрьдә дөньяның 180 илендә сәламләү көне билгеләп үтелә. Тәмте авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә «Шапочное знакомство» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрелде. Балалар башка илләрдә яшәүчеләрнең ничек сәләм бирүен белделәр. Әдәпле сүзләр конкурсында актив катнаштылар, «Кем беренче исәнләшә?» дигән сорауга җавап бирделәр. Ә соңыннан сүзлек запасын «әдәпле сүзләр» сүзлегеннән сәламләү сүзләре белән тулыландырдылар һәм «Яхшы манералар» дигән китап күргәзмәсе белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International