Тенеш поселок китапханәсендә “Кыш бабай өчен бияләй” дип исемләнгән мастер-класс

2020 елның 20 ноябре, җомга

Тенеш авыл китапханәсендә Рудник урта мәктәбенең 1 сыйныф укучылары белән "Кыш бабай өчен бияләй" дип исемләнгән мастер – класс үткәрелде. Чарада балалар Кыш бабай һәм кыш турында мәгълүмат тыңладылар, табышмакларга җавап бирделәр, Бөек Устюгта кыш бабайның теремы һәм аның ярдәмчеләре турында видео – презентация карадылар. Һәр бала кәгазь һәм буяулар ярдәмендә Кыш бабайның бияләен ясады. Чара ахырында балалар Кыш Бабайга хат яздылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International