Район балалар китапханәсендә иҗади кунакханә

2020 елның 25 ноябре, чәршәмбе

Әниләр көне алдыннан Район балалар китапханәсе «МастерОк» клубы кысаларында 2 нче сыйныф укучылары өчен «Бүләк - әниләр өчен сюрприз» дип исемләнгән мастер – класс үткәрде. Чара барышында балалар матур итеп эшләргә, фантазия күрсәтергә, хис-тойгыларны чагылдырырга һәм үз хезмәтләренең нәтиҗәсенә сөенергә өйрәнделәр. Үз кулларың белән ясалган бүләктән дә кадерлерәк нәрсә юк! Димәк, әниләр бәйрәм көнендә гаҗәпкә калачак, ә балалар үзләре ясаган бүләкләр бүләк итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International