Безнең «ПРОМЕТЕЙ» отряды 2007 елдан бирле эшли һәм 9-11 сыйныф активистларын үз эченә ала. «Хакыйкать юлыннан китмә!» дигән сүзләр отрядның девизы булды.
Отрядның максаты: балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген, хокук бозуларын кисәтүне оештыру. Бурычлар: - балигъ булмаганнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауны тәэмин итү; - социаль куркыныч хәлдәге гаиләләргә ярдәм күрсәтү; - балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген, хокук бозуларын ачыклау һәм булдырмау; - балаларга психологик-педагогик, медицина һәм хокукый ярдәм күрсәтү.
Отряд эше түбәндәге юнәлешләр буенча төзелә: «Забота», «Шефство», «Благоустройство», «Хәтер». Балалар мәктәптән тыш чаралар, акцияләр, конкурслар оештыралар. Авыр тормыш хәлләрендә булган яшүсмерләрнең хокук бозуларын профилактикалау эшенә керешәләр. Укучыларны спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итәләр.
2015 елдан безнең «ПРОМЕТЕЙ» отряды хокук бозуларны профилактикалау отрядлары арасында республика конкурсында катнаша. Ул әлеге конкурсның муниципаль этабында берничә тапкыр җиңүче булып тора. 2020 елда безнең егетләр хокук бозуларны профилактикалау отрядлары арасында республика этабында җиңүчеләр булдылар һәм Җиңүченең Дипломы белән бүләкләнделәр.