Инвалидларның халыкара көнендә, 2020 елның 03 декабрендә, кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча “кайнар линия” үткәрә.
Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы буенча социаль иминиятләштерү фонды, шулай ук Татарстан Республикасы буенча Баш медик-социаль экспертиза бюросы вәкилләре гражданнарга төгәл мәгълүмат алырга, бәхәсле хәлләрне аңлатырга булышачак.
«Кайнар линия» телефоны: (843) 236-00-71.
Сез шулай ук үз сорауларыгызны WhatsApp ка 7 (939) 345-37-50 телефоны номеры буенча җибәрә аласыз.
Консультация вакыты: 09.00 дән 16.00 гә кадәр.