Быел Кама Тамагы районы балалары булган гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүгә 31 млн. сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Аларның бер өлеше-федераль акчалар, бер өлеше - республика акчалары. Бу узган ел белән чагыштырганда % күбрәк. Быел барлыгы 750 гаилә социаль ярдәм чаралары артыннан мөрәҗәгать итте. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бүген барлык социаль түләүләр автоматлаштырылган, ягъни теге яки бу түләү өчен гаризаны өйдән чыкмыйча электрон рәвештә бирергә мөмкин. Бигрәк тә күп балалы гаиләләргә өстәмә ярдәм күрсәтү максатыннан өстәмә түләүләр - «антиковид» пособиеләр кертелде. Беренче чиратта, Бу 2018 елның 1 гыйнварыннан соң туган беренче бала туу (уллыкка алу) белән бәйле рәвештә айлык түләү. Быел ул җан башына уртача керем 20 170 сумнан артмаган гаиләләр өчен 9 373 сум тәшкил иткән. Киләсе елда аның күләме 9 713 сумга кадәр артачак. Бу түләү буенча безнең районның 179 әнисе мөрәҗәгать итте. Моннан тыш, 2020 елдан 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге (4 686,5 сум) гаиләләр өчен айлык акчалата түләүләр каралган. Районда бу пособие 279 бала ала.
Татарстан Республикасында авылда яшәүче һәм туган хатын-кызлар өстәмә түләүләр ала. Әйтик, беренче бала туганда, 25 яшькә кадәр хатын-кызга 50 мең сум, өченче һәм аннан соңгы бала туганда 29 яшькә кадәр түләнә. Бүгенге көндә 41 хатын-кыз, 2 млн.сумнан артык акча алган.
Моннан тыш, республикада быелдан өстәмә социаль ярдәм чаралары күрелде, алар пандемия шартларында җан башына уртача керем яшәү минимумыннан түбән булган күп балалы гаиләләргә ярдәм итәргә мөмкинлек бирде. Аларга ай саен пособие түләнә, балалар бакчасы өчен түләү компенсацияләнә һәм дарулар алу өчен 10 мең сум акча бүлеп бирелә, шулай ук кирәк булганда 8 847 сумлык «яңа туган бала тартмасы» исемле бүләк комплектлары тапшырыла. 5 һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләргә социаль контракт нигезендә ай саен социаль пособие түләнә.
Шулай итеп, быел, COVID-19 таралуга бәйле рәвештә, халыкка ярдәм итү өчен каралган барлык өстәмә чаралар, барыннан да элек, халыкның иң мохтаҗ өлеше-балалы гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.