Сөекле әниләребез!
Чын күңелдән Сезне иң күркәм бәйрәмнәрнең берсе – Әниләр көне белән тәбрик итәм! Бу көнне сезгә хөрмәт һәм яратуыбызны белдереп кенә калмыйча, кешелек тарихындагы зур ролегезне дә таныйбыз. Һәркем өчен әни – җирдәге иң кадерле кеше. Ул безгә гомер бүләк итүче, барлык көчен куеп тәрбияләүче, зур тормыш юлына аяк бастыручы. Ә аның туры сүзе, ягымлы карашы кечкенә балага да, үзләре ата-ана булып бала тәрбияләүчеләргә дә бик кирәк. Ана мәхәббәте сихри көчкә ия – ул безне илһамландыра, ышаныч бирә, авыр минутларда ярдәм итә.
Балагызга карата чиксез мәхәббәтегез, игелегегез өчен алдыгызда баш иябез! Сезгә сәламәтлек, иминлек, тынычлык телим, балаларыгыздан бары тик күңелле хәбәрләр генә алыгыз, алар үз уңышлары белән шатландырып торсыннар.
Җирдә әниләр иң кадерле һәм хөрмәтле кешеләр булсын!
Кама Тамагы муниципаль район Башлыгы Н.А.Вазыйхов