ТРда ПФР бүлеге һәм ТР шәһәрләрендә (районнарда) ПФР идарәсе хезмәткәрләренең V спартакиадасы кысаларында «Акчарлак» спорт-сәламәтләндерү комплексында Буа, Аксубай, Әлки, Спас, Тәтеш, Нурлат һәм Кама Тамагы районнары командалары арасыңда футбол, волейбол, гер спорты, аркан тарту, кул көрәше, йөзү буенча команда-шәхси беренчелек ярышы үткәрелде.
Ул үз хезмәткәрләре арасында спорт-мааса һәм физкультура-савыктыру әзерлеген камилләштерү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, көндәлек тормышка физик культура һәм спортны кертү, шулай ук спортның физкультура-масса төрләрен үстерү максатында үткәрелә. Үз конференцияләр командалары арасындагы уеннардан соң конференцияләр арасында җиңүчеләр көч сынашуга керешә.Спортның бирелгән төрләрендә ярышларына йомгаклары буенча беренче урыннарны алган идарә командалары суперфиналда бүлекнең җыелма командасы белән очраша. Спортның һәр төре өчен командаларга балл өстәлә. Аеруча күп балл җыйган идарә беренче урынны ала.
Бу көнне волейбол уены аеруча мавыктыргыч булды. Командалар ике төркемгә бүленде. Тәтешлеләр, әлкилеләр һәм аксубайлылар, Кама Тамагы урта мәктәбе спорт залында үзара уйнады. Буалылар, нурлатлылар һәм хуҗалар «Акчарлак» СОК зур спорт залында көч сынашты. Нурлат ПФР идарәсе хезмәткәрләре яхшы уен күрсәтте. Спортның бу төрендә беренчелекне алар яулады. Икенче урында Буа командасы, өченче һәм дүртенче урыннарны Кама Тамагы һәм Тәтеш идарәләре хезмәткәрләре бүлеште. Мини-футбол ярышында янәдән нурлатлылар җиңү яулады, икенче урында - буалылар, өченче урында – хуҗалар. Гер спортында буалыларга тиңнөр булмады, алар Нурлат һәм Аксубай җыелма командасын җиңде. Кул көрәшендө Нурлаттан килгөн ир-егетлөр җиңде, ә менә аларның хатын-кызлары бераз калышып икенче урынга чыкты. Ирләр арасында икенче урында буа һәм өченче урында Кама Тамагы командасы. Спортның бу төрендө хатын-кызлар арасында беренче урынны әлкилелөр, өченче урынны буалалыра алды. Аркан тартуда һәм йөзүдә Нурлат ПФР командасы янәдән иҗ яхшы күрсәткечкә иреште – алар беренче. Аркан тартуда икенче урында каматамагылылар, өченче урында – буалалыр. Ирләр арасында йөзүдә икенче урынны әлкилелөр, өченче урынны буалылар алды.
Командалар һәм ярышта катнашучыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Казанда бүлекнең җыелма командасы белән суперфиналда катнашучылар 23 апрельдә билгеле булачак.
Елена Гаврилкина