Паспортларны тантаналы тапшыру

2020 елның 1 декабре, сишәмбе

Россия Федерациясе гражданины паспорты Россия Федерациясе территориясендә Россия гражданы шәхесен таныклаучы төп документ булып тора. Паспорт 14 яше тулган һәм Россия Федерациясе территориясендә яшәүче барлык гражданнарга да ия булырга тиеш.

Бүген, 1 декабрьдә, Кама Тамагы муниципаль районы үзәк китапханәсендә, Бердәм Россия партиясенең туган көнен бәйрәм итүгә багышланган, Кама Тамагы муниципаль районының яшь гражданнарына паспортлар тапшыру тантанасы булды. Бу чарага 14 яшь тулган балалар, аларның әти-әниләре һәм дуслары җыелды.

Яшь каматамагылыларга беренче төп документны тапшыру өчен Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Вазыйхов Наил Альберт улы, «Кама Тамагы» полиция бүлегенең миграция пункты бүлеге әйдәп баручы белгече Маннапов Илнар Вахит улы, «Бердәм Россия» партиясенең Кама Тамагы җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Зәйнуллина Ләйлә Мөнир кызы чакырылган иде.

Бу истәлекле вакыйга районда һәр гражданин язмышында традицион рәвештә тантаналы һәм бәйрәм шартларында үткәрелә. Россия Федерациясе гражданины шәхесен таныклаучы төп дәүләт документын бүген 4 укучы алды: Кудалов Г. А., Зәйнуллин И. И., Хәмидуллин М. М., Клюквин Н. С.

Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Вазыйхов Наил Альберт улы балаларны паспорт алу белән котлады. Ул билгеләп үткәнчә, паспорт алу — һәр кеше тормышында яңа баскыч һәм яңа җаваплылык. Бу вакыйга күңелле үзгәрешләр һәм көтелмәгән яңа мөмкинлекләр алып килсен!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International