Казанда авыл хуҗалыгы ярмминкәләре узды

2020 елның 1 декабре, сишәмбе

мөмкин иде – алар барысы да кулай бәяләрдән һәм җирле җитештерүчеләр продукциясе.

Пенсионерларны барлык мәйданчыкларда кайнар чәй белән сыйладылар. Әлбәттә инде, концерт программасы турында да онытмадылар.

Беркетелгән мәйданчыкларда ярминкәләрне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары, муниципаль районнар башлыклары, АПК бүлекчәләре җитәкчеләре һәм Министрлык белгечләре тикшереп чыктылар. Барлык продукция ветеринария хезмәте оешмалары тарафыннан тикшерелгән иде.

Шуны әйтергә кирәк, шимбә көннәрендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан оештырыла торган авыл хуҗалыгы ярминкәләре зур социаль әһәмияткә ия. Фермерлар өчен – үзләре җитештергән продукцияне сату мөмкинлеге булса, шәһәр халкы өчен - бер урында һәм арзан бәяләрдән иң кирәкле һәм иң сыйфатлы әйберләрне сатып алу мөмкинлеге ул. Ярминкәләрне оештыру Министрлык белгечләреннән зур хезмәт куюны таләп итүгә карамастан, мондый социаль әһәмияткә ия чараларны оештыру, һичшиксез, алга таба да дәвам итәчәк.

Сатып алучыларны киләсе шимбә көнне авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә көтеп калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International