2020 елда Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил дәүләт органнары җитәкчеләре белән гражданнарны уртак кабул итү практикасы дәвам итә.
16 декабря 2020 года с 14.00до 16.00 кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһ., Карл Маркс ур., 61) Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил С.Х.Сабурская һәм Федераль хезмәт идарәсенең Татарстан Республикасы буенча суд приставлары җитәкчесе А.Ф. Закиров видеоэлемтә режимында гражданнарны кабул итәчәк.
Шулай ук республиканың муниципаль районнарында яшәүчеләрнең үз сорауларын Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә һәм Федераль хезмәт Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесенә “Skype” программасы аша турыдан-туры республиканың муниципаль берәмлекләрендә кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең кабул итү ярдәмчеләренә тоташу юлы белән бирү мөмкинлеге булачак.
Сәрия Сабурская һәм Әнвәр Закировка мөрәҗәгать итәргә теләүче республика халкына алдан ук (843) 236-41-80 телефоны аша язылырга һәм билгеләнгән вакытка вәкаләтле вәкилнең Иҗтимагый ярдәмчесенә яки Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратына килергә кирәк.