Район үзәк китапханәсендә ТАССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан 8 «Б» сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчесе Шакирова Л.И.) белән чара узды.
Очрашуга районыбызның хөрмәтле кешеләре Маховик Иван Петрович һәм Юманов Виталий Алексеевич чакырылды.
Балалар тарихтан кызыклы фактлар тыңладылар, презентация һәм ретро-фоторәсемнәр белән таныштылар.