Кама Тамагы үзәк район хастаханәсе "Стоп ВИЧ /СПИД" VIII Бөтенроссия мәгълүмат-агарту акциясенә кушылды

2020 елның 2 декабре, чәршәмбе

Бүген Кама Тамагы үзәк район хастаханәсе "Стоп ВИЧ /СПИД" VIII Бөтенроссия мәгълүмат-агарту акциясенә кушылды. Мәгълүмат халык сәламәтлеге өчен көрәштә иң нәтиҗәле коралларның берсенә әверелә. Һәр кешегә авыру таралу һәм профилактика чаралары турында белергә кирәк. Яшьләр арасында агарту эшен алып бару аеруча мөһим, анда үз сәламәтлеге һәм әйләнә-тирәдәгеләрнең сәламәтлеге буенча җаваплылык дәрәҗәсе алай ук югары түгел әле. Медицина профилактикасы кабинетының шәфкать туташы тарафыннан Кама Тамагы мәктәпләренең өлкән сыйныфларында лекцияләр үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International