Билгесез солдат көнендә Кама Тамагы муниципаль районында һәлак булган совет сугышчылары мемориалына тантаналы шартларда чәчәкләр салынды. Мәктәпләрдә, музейларда хәтер дәресләре үтте.
Истәлекле чарада рәсми затлар һәм Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Вазыхов Наил Альберт улы катнашты.
Мемориал итәгенә чәчәкләр салдылар, Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган совет сугышчыларына хөрмәт күрсәттеләр.