Казанда Татарстан Республикасы Рәисе катнашында татар дин әһелләренең «Милли үзенчәлек һәм дин» XVI форумы узды.
Форум кысаларында Рөстәм Миңнеханов үзәкләштерелгән дини оешманың Кама Тамагы районы мөхтәсибе Галимулла Яруллинга «Фидакарь хезмәт өчен» медален тапшырды.