Балаларның хис-кичерешләре, бу иң ихлас, саф һәм якты хисләр. Бала бәхетле булганда, бөтен тирә-юнь бәхет белән тула.
Кама Тамагы муниципаль районында «Богородский рай» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә инвалидлар декадасы дәвам итә. Гаиләгә һәм балаларга ярдәм итү бүлеге хезмәткәрләре өйләрендә хезмәт күрсәтә торган инвалид балаларын карады. Балалар белән уеннарда уйнадык, татлы призлар бүләк иттек һәм кәефне күтәрдек.