9 декабрьдә бөтен дөньяда Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә

2020 елның 9 декабре, чәршәмбе

Бу көнне 2003 елда БМОның коррупциягә каршы Конвенциясен имзалау өчен ачылды. Документ дәүләтләрне ришвәт җинаять дип игълан итәргә, бюджет чараларын урлауны һәм коррупция керемнәрен юдыруны таләп итә. Россия бу Конвенцияне беренчеләрдән булып имзалады.

Кама Тамагы урта гомуми белем бирү мәктәбендә дәүләт һәм муниципаль структуралар вәкилләре өлкән сыйныф укучылары белән очрашты. Очрашу барышында «коррупция» төшенчәләре, аның формасы һәм билгеләре, аннан килгән зыянның нәрсәдән гыйбарәт булуы, шулай ук күрсәтелгән тискәре социаль күренешкә каршы тору чараларының нигезе ачылды һәм аңлатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International