Хөрмәтле райондашлар!
Кама Тамагы муниципаль район Советы һәм башкарма комитеты исеменнән сезне илебездәге дәүләт бәйрәмнәренең берсе – Россия Федерациясе Конституциясе көне белән котлыйм!
Конституция кабул итү Россия дәүләтен ныгытуда зур роль уйнады, ышанычлы рәвештә гражданлык һәм икътисади ирекне тәэмин итте. Ул демократия гаранты булып тора, илебездәге күпмилләтле, халыкның бердәмлеген һәм тынычлыгын ныгыта.
Төп канунда игълан ителгән норма һәм кагыйдәләргә таянып, без уртак көчләр белән россияне тагын да көчлерәк һәм алдынгы ил итәчәкбез!
Муниципаль районда яшәүчеләргә бәхет, сәламәтлек, һәр гаиләгә иминлек, тынычлык һәм аяз күк йөзе телим. Районыбыз, республикабыз һәм гомумән Россия иминлеге өчен барлык башлангычларда уңышлар, күңел күтәренклеге юлдаш булсын.
Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Н.А.Вазыйхов