14.12.2020елда Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Наил Альберт улы Вазыхов Мулюкова Рохсан Зиннәт кызын 90 яшьлек юбилее белән, Малосалты авыл җирлеге башлыгы Зиганшин Айрат Гаптолхаевич һәм башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Владимировна Сороковнина котлады.
Рохсан Зиннәт кызына чәчәкләр, истәлекле бүләкләр һәм РФ Президенты В.В.Путиннан котлаулар тапшырылды.
Мөлекова Рөхсәнә Зиннәт кызы 1930 елның 14 декабренда Кама Тамагы районы Ишем авылында күп балалы гаиләдә җиденче бала булып туа. Әтиләре Зиннә совхозда эшче була, әниләре Хәкимә авылда колхозда төрле эшләрдә хезмәт куя.
Сугыш башланганда нәни Рөхсәнә икенче сыйныфны тәмамлаган була. Сугыш елларында аңа бүтән укырга насыйп булмый. Әтиләре 1941 елның көзендә авырып үлеп китә. Әниләре 12 бала белән тол кала. Балаларын ач, ялангач итмәс өчен, әниләре кичләрен башка авыллларга барып әйберләрен сатарга мәҗбүр була, ә көндезләрен колхоз эшендә. Үзеннән кечкенә балаларны карау Рөхсәнә җилкәсенә төшә. 1921 елгы абыйлары бу вакытта армия хезмәтендә була. Сугышның беренче көннәрендә үк сугышка эләгә һәм һәлак була. Олырак апалары кайсы окоп казырга, кайсылары ФЗОга җибәрелә.
1946 елны Рөхсәнәне дә авылның берничә кызы белән һөнәри училищега җибәрәләр. 1948 елга кадәр Казанда белем алгач, юллама буенча Чебоксарга типографиягә эшкә китә.1957 нче елга кадәр типографияда хезмәт куя. 1957 елда Кече Мәрәтхуҗа егете белән гаилә корып җибәрәрләр. Һәм ул Кама Тамагы районы Рудникта кранда матрос булып эшли башлый.1958 елда беренче балалары тугач, ул эшеннән китәргә мәҗбүр була. Шул көннән 1994елга кадәр колхозда көч куя. Ул таналар да карый, колхоз ашханәсендә ашарга да пешерә, авыл бригадасында төрле эшләргә дә йөри. Кайда гына эшләсә дә, эшен җиренә җиткереп башкара. Күп еллар колхозның мактау тактасында аның фотосы тора, күп төрле мактау кәгазьләре, рәхмәт хатлары бар. Бүгенге көндә балалары тәрбиясендә яши.