2020 елның 14 декабрендә 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр, Россия Федерациясе Президенты кушуы буенча, Россия Федерациясе дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне узачак.
Кама Тамагы муниципаль районында кабул итү түбәндәге адрес буенча үткәреләчәк: ТР, Кама Тамагы штп. Кама Тамагы штп., Калинин ур., 31. Җирле үзидарә органнары компетенциясенә «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында»06.10.2003 ел, №131-ФЗ Федераль законның 15 статьясы нигезендә җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү керә.
Кабул итү 8(84377) 21451 телефоны буенча (карантиндагы булмаган һәм битлек һәм перчаткалар булган мөрәҗәгать итүчеләр өчен), санитар-эпидемиягә каршы (профилактика) һәм чикләү чараларын үтәп, алдан язылу буенча башкарыла.