Бүген, 14 декабрьдә, дүртенче чакырылыш Кама Тамагы муниципаль районы Советының 5 нче утырышы узды.
Көн тәртибендә 6 мәсьәлә каралды:
1. Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районының 2021 елга һәм 2022, 2023 елларның планлы чорына бюджеты турында.
2. Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын биләүгә конкурс игълан итү турында
3. Кама Тамагы муниципаль районы Советының 2016 елның 26 декабрендә кабул ителгән 77 номерлы «Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы юбилярларын хөрмәтләү тәртибе турында» гы карарына үзгәрешләр кертү турында (11.12.2017 ел, № 116, 12.12.2018 ел, № 175, 16.12.2019 ел, № 239 карарлар редакциясендә).
4. Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Советының 2021 елга эш планы турында.
5. Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Советының «Авыл хуҗалыгы җирләрен хосусыйлаштыру мизгеленә билгеләнгән гражданнар милкенә җир кишәрлекләрен түләүсез тапшыруның уртача район нормасы турында»2020 елның 7 сентябрендәге 278 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында;
6. Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы территориясендә шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару һәм индивидуаль торак төзелеше өчен гражданнарга бирелә торган җир кишәрлекләренең чик күләмнәрен билгеләү турында.