Универсиада уты эстафетасы

2013 елның 22 марты, җомга

     Агымдагы елның 25 гыйнварында Россия Федерациясе территориясенә Казанда үткәреләчәк XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада-2013 уты килде.

     Универсиада утының беренче эстафетасын Приморье крае кабул итте. Көнчыгыштан көнбатышка юл алып, эстафета 30 зур студентлар үзәгендә булачак, 60000нән  артык километр юл узып,  20 июньдә Татарстан Республикасына килеп җитәчәк.

     Универсиада уты эстафетасы чаралары Татарстан Республикасының барлык муниципаль районнары һәм шәһәр округларында, шул исәптән безнең районда да 3 июльдә булачак. Безнең районнан факел тотып йөгерүчеләр алдан билгеләнгән маршрут буенча узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International