Язгы ташуга әзер булыйк

2013 елның 22 марты, җомга

     Март уртасында көчле яңгырлы буран явып, кыш җиңел генә бирешергә теләмәсә дә, яз барыбер үз хокукларына керә һәм һәр ел саен кешеләрне үзенчә сыный. Агымдагы яз да алдагы елларга охшамаган, язның теләр-теләмәс кенә килүен раслап ике көн яуган юеш кар  һәм язгы җылы кояш нурлары үз эшен эшләде, җәяүлеләргә кыенлыклар тудырып, юлларда зур сулыклар барлыкка килде.
     Билгеле булганча, яз сюрпризларына алдан ук әзерләнергә кирәк. 15 февральдә “Кама Тамагы муниципаль район территориясендә 2013 елгы язгы ташу нәтиҗәләрен кисәтү һәм булдырмау чаралары турында” муниципаль район башкарма комитетының 195 нче карары кабул ителгән иде. Су басуга каршы чараларны оештыру буенча район комиссиясе төзелде. Аңа янгын сүндерү часте, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, “Татавтодор” ААҖ, Кама Тамагы полиция бүлеге, район электр элемтәсе үзәге, «Кама Тамагы коммуналь челтәре» ААҖ, район электр челтәре, ЦРБ, комплекслы газ һәм эпидемиология хезмәте керде. Су басу нәтиҗәләрен бетерү өчен кирәкле техника исемлеге расланды.
     Халыкны, торак һәм хуҗалык объектларын, гидротехник корылмалар, юллар һәм күперләр, электр линияләрен гадәттән тыш хәлләрдән кисәтү һәм саклау максатларында “Наш дом” идарә компаниясе” ООО, “Благоустройство” ООО, “Татавтодор” ААҖ Кама Тамагы юл идарәсенә, авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчеләренә, җирлек башлыкларына су басу куркынычы булган торак пунктлар, йортлар, фермалар, авыл хуҗалыгы җирләрен, күперләр, юллар ясалма сулыкларда су басуга каршы чараларны тормышка ашыру өчен кирәкле материаль һәм финанс чаралары резервы формалаштыруны оештырырга, комиссияләр төзергә, күзәтү постлары оештырырга тәкъдим ителде.
     “Татавтодор” ААҖ Апас филиалы Кама Тамагы ремонт-төзелеш участогы коллективы гадәттән тыш хәлләрне кисәтүгә март башыннан ук әзерләнә. Алар өч юнәлештәге юлларга хезмәт күрсәтә: Казан-Кама Тамагы, Кама Тамагы- Апас һәм Кама Тамагы-Тәтеш.
     “269 км. юл, шуның 10 км. вак таш салынган, 58 км грунтлы юл, 159 су торбасы һәм 20 күпер безнең карамакта. Гадәттән тыш хәлләр килеп чыкмасын өчен 17 марттан тәүлек дәвамында дежур тору оештырылды. Моның өчен юлның өч юнәлеше буенча җаваплы юл мастерлары билгеләнде һәм аларга махсус машиналар беркетелде”,-ди юл идарәсе җитәкчесе Рамил Ганьятуллин.

 

Миләүшә Хананова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International