Әлеге акцияне без, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм йөзеннән, инде икенче ел рәттән үткәрәбез. Чара авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә дә, сатып алучыларга да кирәк, ул комплекста республика продукциясенең ассортиментын арттырырга һәм Казанда яшәүчеләр өчен яңа фермерларның исемнәрен ачарга тиеш. Яңа ел алды көннәрендә азык-төлек базарында товарлар муллыгы. Әмма еш кына авыл хуҗалыгы продуктын мөстәкыйль үстергән һәм эшкәрткән кешеләрнең продукциясе икътисадый һәм логистик чыгымнар аркасында тәкъдим ителә алмый. Бу бигрәк тә безнең республиканың ерак районнарына кагыла.
Быел декабрьдә без аренда түләвен алудан баш тартырга булдык һәм республика авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә сату базарын киңәйтү мөмкинлеге бирдек», - дип аңлатты акциянең асылын «Казан» агросәнәгать паркы» АҖ генераль директоры Олег Власов.
Акция шартлары буенча, комплекска бүгенге көндә “Казан” агросәнәгать паркында эшчәнлек алып бармаган авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре генә чакырыла. Акциядә катнашырга теләүчеләр көннән-көн күбәя, әмма комплекс мөмкинлекләре чикләнгән. Акциянең тулы шартлары белән Агросәнәгать паркы сайтында яисә 8 (843) 237-64-34 телефоны аша танышырга була.