Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советының XV Съезды узды. Съезд яңа форматта уза, делегатларның күбесе анда видеоконференцэлемтә режимында катнаша.
Рөстәм Нургалиевич Олы Мәрман авыл җирлеге башлыгы Эдуард Байдамшинга һәм Балтач авыл җирлеге башлыгы Динар Мөхәммәтуллинга яңа авто ачкычлары тапшырды.