Без мәгълүмати технологияләр гасырында яшибез, һәм бүгенге көндә дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең сыйфатын һәм оперативлыгын күтәрүнең төп өстенлеге ведомстволар ресурсларын электрон рәвештә файдалану.
Күп кенә мәсьәләләрне җиңел хәл итәргә Сезгә Бердәм дәүләт хезмәтләре порталы (www.gosuslugi.ru) ярдәм итәчәк. Сайт электрон формада дәүләт хезмәтләрен күрсәтүне тәэмин итүче федераль дәүләт мәгълүмат системасы булып тора.
Сайтта теркәлү бик гади: паспорт мәгълүматлары һәм СНИЛС номеры кирәк. Сайт хезмәтләренең тулы күләмен алу өчен шәхесне раслау кирәк. Шәхесне сайтта күрсәтелгән хезмәт күрсәтү үзәкләренең берсенә (мәсәлән: МФЦ бүлекчәләре, Россия почтасы бүлекләрендә) мөрәҗәгать итеп яисә көчәйтелгән квалификацияле электрон имза яисә универсаль электрон имза белән файдаланып расларга мөмкин.
Әлеге сайтта салымнар буенча бурыч карарга, үзләренең ИНН ын белергә, дәүләт пошлинасын түләргә һәм салым түләүчеләрнең бердәм дәүләт реестрыннан өземтә алырга мөмкин. Шулай ук үз шәхесен раслаган сайт кулланучылары Россия ФНС сервисына керү мөмкинлеген инспекциядә булмыйча гына алырга мөмкин. Бу өйдән чыкмыйча гына салым органнары белән үзара хезмәттәшлек итү мөмкинлеген бирә.