Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү

2020 елның 26 декабре, шимбә

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУ нән   26 декабрьнең 05.00 сәгатеннән алып 27 декабрьнең  18.00 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең  көчәюе турында Консультация-кисәтү килде. 26 декабрь көнне иртән һәм көндез, 27  декабрь көнне тәүлек дәвамында Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә көчле кар һәм буран көтелә.  Күз күреме 500 — 1000 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк начарлануы көтелә, 15-21 м/с тизлектә көньяктан көчле җил, юлларда кар көртләре һәм бозлавык хасил булырга мөмкин.  

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International