2020 елның 27 декабрендә Казан шәһәрендә Кама Тамагы муниципаль районы авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре авыл хуҗалыгы продукциясен һәм көндәлек азык-төлек товарларын сату буенча ярминкәләрдә чираттагы чыгышлар ясадылар. Анда кирәкле продукцияне кулай бәядән сатып алырга мөмкин иде.
Традиция буенча түбән бәяләр, палаткаларның бәйрәм бизәлеше, сатучыларның нәзакәтле мөрәҗәгате сатып алучыларны җәлеп итте.