Бүген, 28 декабрьдә, Кама Тамагы муниципаль районы Советының чираттан тыш 6 нчы утырышы узды.
Көн тәртибендә 2 мәсьәлә каралды:
1. «2020 елга, 2021 һәм 2022 еллар план чорына Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы бюджеты турында» 2019 елның 16 декабрендәге 236 номерлы Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Советы карарына үзгәрешләр кертү хакында (2020 елның 22 июнендәге 257 номерлы, 2019 елның 07 сентябрендәге 272 номерлы карарлар редакциясендә).
2. Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районында 2020 елда милләтара һәм конфессияара мәсьәләләр, миграция торышы һәм милли мәгарифнең торышы турында.