2021 нче елның 1 нче гыйнварында Татарстан Республикасы Кама Тамагы районы Баргуҗа авылында яшәүче Хамматова Мөршидә Камил кызының тууына 90 ел тула.
Хамматова Мөршидә апа ТАССРның Кама Тамагы районы Олы Кариле авылында күп балалы гаиләдә туа. Ул балаларның җиденчесе. Башлангыч һәм тулы булмаган урта белемне туган авылында алган.
Бөек Ватан сугышы елларында, ул чордагы барлык балалар кебек үк, колхоз кырларында эшләгән. Эшне уку белән бергә алып бара. 1945 елда җиде сыйныфны тәмамлаганнан соң «Сталин» колхозында хезмәт эшчәнлеген башлый, төрле эшче була. 1954 елда Баргуҗа авылында яшәүче Хамматов Рәискә кияүгә чыга. Тату гаиләдә дүрт бала - Илфар, Рәмис һәм Рамилә, кызлары Рәисә тәрбияләп үстергәннәр. Аларның өчесе үз гаиләләре белән Казан шәһәрендә яши. Мөршидә Камил кызы кече улы Рамил һәм аның гаиләсе белән яши. Ул 8 онык һәм 3 оныкчыкның яраткан әбисе.
Мөршидә апа кияүдән соң «Большевик» колхозында төрле эшче дә, бозау караучы да, сыер савучы да булып эшли. Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен күп санлы Рәхмәт хатлары һәм грамоталар белән бүләкләнде. Хезмәт ветераны.
1986 елда лаеклы ялга китә.
Мөршидә Камил кызы Олы Карамалы авыл җирлегендә яшәүче хөрмәтле кеше. Ул хезмәт сөючән,игелекле, аралашучан.