07.01.2021 елда Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Наил Альберт улы Вазыхов исеменнән Мифтахова Хәдичә Зарифулла кызын 90 яшьлек юбилее белән Олы Кариле авыл җирлеге башлыгы Фәрук Госман улы Гарифуллин һәм муниципаль район башлыгы урынбасары Габидуллин Газинур Авхатович котлады.
Хәдичә Зарип кызы 1931 елның 7 гыйнварында Кама Тамагы районы Чаллы авылында 2 нче бала булып туган. Гайләдә 3 бала була. Әтисе, Зарифулла, гомер буе колхозда тимерче булып эшләгән. Ул атказан тимерче булып пенсиягә чыккан. Әнисе инвалид булсада, колхоз эшендә эшләгән.
Хәдичә Зарип кызы башлангыч классны Чаллы мәктәбендә укып, 7 классын Кләнче мәктәбендә бетерә. Тормыш авыр булгач аларга бик иртә авыр эшләрдә эшләргә туры килә. Ачлы- туклы, җылы киемнәрсез чит нәрәттә, урман кисүләрдә эшләгәннәр. Шул хезмәтләре өчен хөкүмәтебез “тыл ветераны” медальләре белән бүләкли.
1955 елда авыл егетенә кияүгә чыгып 8 бала үстерәләр. Колхозда эшләп төрле эшләрдә пенсичгә чыга