Предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләре белән киңәйтелгән киңәшмә

2021 елның 11 гыйнвары, дүшәмбе

Бүген, 2021 елның 11 гыйнварында, Кама Тамагы муниципаль районы Советының утырышлар залында предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләре белән киңәйтелгән киңәшмә узды.

Көн тәртибе буенча чыгыш ясадылар:

1. Кама Тамагы үзәк район хастаханәсенең баш табибы Минвәлиев Ильяс Илдус улы – коронавирус йогышы белән бәйле районда эпидемиологик хәл турында

Сафин Роберт Мансур улы-кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Яшел Үзән, Югары Ослан, Кама Тамагы, Кайбыч районнарында территориаль бүлеге башлыгы урынбасары

2. Яңа Ел бәйрәмнәрендә үткәрелгән мәдәни-массакүләм чаралар турында.

Кузиева Ирина Александровна-Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитетының мәдәният бүлеге начальнигы.

3. Яңа ел алды һәм Яңа ел көннәрендә үткәрелгән спорт-массакүләм чаралар турында.

Хөснетдинов Илназ Хәлим улы-Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы.

4. Яңа ел каникулларында балаларны эш белән тәэмин итү, җәмәгать мәйданчыкларында дежурлык оештыру турында

Гыймадиева Елена Александровна-Кама Тамагы муниципаль районы мәгариф идарәсе начальнигы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International