Терлекләрне кышлату барышы турында

2021 елның 13 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Вәлиев Илфат Илдар улы, идарә, “Кама Тамагы районы дәүләт ветеринария берләшмәсе” ДБУ белгечләре, “Август-Кама Тамагы” ҖЧҖенең генераль директоры һәм белгечләре белән Сөйки сөтчелек комплексында терлекләрне кышлатуның барышы белән танышты.

Район башлыгы терлекләрне ашату һәм карау технологиясе, терлекләрнең азыгы булу һәм запасы, рационның баланслылыгы, эш шартлары белән кызыксынды. «Август -Кама Тамагы» ҖЧҖ генераль директоры Алексей Геннадиевич Сөйки сөт комплексының катнаш азык цехының яңа җайланмасын, шулай ук ГОСТУ буенча су әзерләү җайланмасын тәкъдир итте. Сәфәр нәтиҗәләре буенча рекомендацияләр бирелде, кисәтүләр әйтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International