Китапханә дәресе «Балалар өчен вакытлы басмалар»

2021 елның 13 гыйнвары, чәршәмбе

Россия матбугаты  көне кысаларында Каратал авылы  китапханәсендә «Көмеш кыңгырау»  балалар-яшүсмерләр газетасына күзәтү  үткәрелде. «Көмеш кыңгырау» газетасы - үсеп килүче буынның иҗади  мәйданчыгы - үз укучысын һәм үз  йөзен тудырган басма. Биредә талантлы һәм булдыклы балаларның уңышлары турында язалар.

Бу матур, кызыклы басма татар телендә, сигез биттән тора, атнага бер тапкыр чыга.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International