Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Фермер мәктәбе» укыту проектында катнашу өчен конкурс нигезендә сайлап алу башлануы турында хәбәр итә. Программа Россельхозбанк Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә гамәлгә ашыра. Укулар Казан дәүләт аграр университеты базасында узачак.
Мәктәп кысаларында Россельхозбанк нәтиҗәле фермерлык бизнесын "нульдән" төзеп, шулай ук үз эшен башлаган эшкуарларга квалификация күтәрү программасын әзерләде.
«Фермер мәктәбе» проекты яңа финанс ягыннан тотрыклы һәм рентабельле фермер хуҗалыкларын булдыруга ярдәм итүгә, инде гамәлдә булганнарның нәтиҗәлелеген күтәрүгә, агросәнәгать комплексында бизнес алып баруның иң яхшы тәҗрибәләрен үстерүгә һәм алга җибәрүгә юнәлдерелгән.
«Татарстан Республикасында «Фермер мәктәбе» проекты ярдәмендә яңа эш урыннары гына булдырылмый, ә җирле базарда кирәкле сыйфатлы фермерлык продукциясенең яңа брендлары да барлыкка киләчәк, - дип билгеләп үтә «Россельхозбанк» АҖенең Татарстан төбәк филиалы директоры Ләлә Кудермәтова. - Курс Авыл хуҗалыгы министрлыгы Төбәк брендларын үстерү программасы белән синхронлаштырылган, һәм без студентларны "сөт-ит терлекчелеге", "Татарстанда иң перспективалы һәм кирәкле" юнәлеше буенча эшләргә өйрәтәчәкбез.
Конкурста сайлап алуда катнашу өчен 12-27 гыйнварда sh.fermer_rt@mail.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк. Конкурс турындагы Нигезләмә һәм башка документлар белән тулырак министрлык сайтында танышырга мөмкин.
Һәр катнашучыдан бер генә проект тәкъдим ителергә мөмкин. Конкурс материаллары эксперт жюри утырышларында каралачак. Җиңүчеләр грант ярдәме алу өчен билгеләнгән диплом белән "Фермер хуҗалыгы агробизнес" 252 сәгатьлек һөнәри әзерлек программасы буенча бушлай укуга сертификатлар алачак.
Шулай ук агросәнәгать комплексының әйдәп баручы предприятиеләрендә һәм Татарстанның иң яхшы фермер хуҗалыкларында стажировка узу, программада катнашучыларга алга таба ярдәм итү чаралары каралган. Укулар 2021 елның 24 февраленә башланачак.