Гыймадиева Минегаян Шәйхи кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

2021 елның 15 гыйнвары, җомга

Гыймадиева Минегаян Шәйхи кызы 1931 елның 15 гыйнварында Кама Тамагы районының Балчыклы авылында бишенче бала булып туа. Әтисен күрми, чөнки ул туган вакытта вафат була.

Уразлы авыл җирлеге башлыгы Хәмидуллин Мөнир Габдулла улы һәм муниципаль район башлыгы урынбасары Габидуллин Газинур Әүхәт улы котладылар.

Сугыш башланганда аңа 10 яшь була.  Ул өлкәннәр белән беррәттән эшләгән:җәен яшелчә, көзен фермада. Фермада башта сарыклар, аннан бозаулар карый, аннан сыерлар сава. Әнисе кияүгә чыга. Сугыш башланганда ике абыйсы да сугышка алына. Бөтен авырлыклар аның җилкәсенә төшә. Әнисе авырый башлый, шуңа күрә сыер сатарга туры килде. Олы абыйсы сугыштан соң тагын 3 ел хезмәт итә. Ул кайта белән акчалата. Бикеево базарында алар сыер да, сарыклар да сатып алалар. Тормыш җайга салынган.

1953 елда Кече Кармалыдан Галләмгә кияүгә чыга. Алар ире белән нибары 5 ай гына яшиләр, чөнки аны армиягә алалар. Ире армиядә 3 ел һәм 5 ай хезмәт иткән. Хезмәт иткән вакытта ире Казан шәһәрендәге 3 нче заводта маляр булып эшли. Тырышып эшли,аны гел мактыйлар. Ирен демобилизацияләгәннән соң яңадан авылга кайталар. Колхозда төрле эшләрдә эшли. 3 бала: 2 кыз һәм 1 малай тәрбияләнә.

1990 елда 57 яшендә ире вафат була. Миннегаян әбинең 6 оныгы, 5 оныкчыгы бар.

Җәен авылда, кышын балалар яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International