Кама Тамагы муниципаль районы Сөйки авыл җирлегендә халык җыены

2021 елның 20 гыйнвары, чәршәмбе

2021 елның 20 гыйнварында Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районының Сөйки авыл җирлегендә гражданнар җыелышы булып узды.

Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды::

Авыл җирлеге башлыгы Никитин Василий Павлович җирле үзидарә органнары эшчәнлеген оештыру, җирлек территориясендә 2020 елда башкарылган эшләр һәм үзара салым акчасына башкарылган эшләр турында сөйләде.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Вәлиев Илфат Илдар улы кече хуҗалык рәвешләренә дәүләт ярдәме чаралары турында сөйләде.

«УЮТ» МУП директоры Гыйльманов Илнур Илфат улы 2020 елгы эш нәтиҗәләре турында.

Әскаров Ильяс Ислам улы-Кама Тамагы МР участок урманчысы 2021 елгы янгын куркынычы сезонына әзерлек һәм урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча кирәкле чаралар күрү турында.

"Авыл территорияләрен комплекслы үстерү" дәүләт программасына үзгәрешләр кертү турында - "Россельхозбанк" АҖ өстәмә офисы идарәчесе Рыжова Наталья Геннадьевна.

Җыелышта Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Наил Альбертович Вазыйховның муниципаль район территориясендә максатчан программаларны гамәлгә ашыру турындагы чыгышы йомгакланды .

Докладтан соң авыл халкын борчыган сорауларга җаваплар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International