Затон поселогы китапханәсендә Кадет мәктәп-интернатының 8 сыйныф укучылары өчен «Истә тотарга тиеш» дип исемләнгән батырлык дәресе үткәрелде. Балалар Ленинград шәһәренең дошманга каршы ничек көрәшкәнен, анда яшәүчеләрнең ныклыгы, Ладога «Тормыш юлы» турында белделәр. Балалар кечкенә кыз Таня Савичева язмышы белән аеруча кызыксындылар.
Блокадникларның икмәк нормасы, ул вакытта икмәк карточкаларының нәрсә икәнлеге турында сөйләве зур тәэсир калдырды. Чара дәвамында сугыш, блокада турында шигырьләр яңгырады. Чара ахырында балалар «Ленинград блокадасы» дигән документаль фильм карадылар.